«Йөрәктән йөрәккә» әдәби уены (12+)
27
Февраль 2021
Saturday
27февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Йөрәктән йөрәккә» яшьләр өчен мәхәббәт турында китаплар буенча әдәби уен үткәрелде. Чара «Яшьләр. Уку. Уңыш» программасы кысаларында узды. Чара барышында ике команда ярышты. Балалар «Цитатаны тәмамла», «Әдәби парларны тап», «Геройны таны» уеннарында катнашты. Шулай ук укучылар өчен «Мәхәббәт шигърияте» дигән иҗади бәйге, «Рус язучылары иҗатында мәхәббәт темасы» викторинасы тәкъдим ителде. |